«Мәхәббәтнең яше юк»: тематик кичә (18+)

Изге Валентин көне – бар яшьтәге кешеләрнең дә яраткан бәйрәме ул. Аны үз парын тапканнар да, әле сөйгән яры белән кавышырга өлгермәүчеләр дә көтеп ала. 
14 февраль көнне 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белән берлектә Изге Валентин көненә багышланган «Мәхәббәтнең яше юк» дигән тематик кичә уздырды. Чара башында китапханәче мавыктыргыч итеп бәйрәмнең килеп чыгу тарихын сөйләде. Катнашучылар әлеге бәйрәмне төрле илләрдә ничек билгеләп үтүләре, гашыйкларның бер-берсенә нәрсә бүләк итүе,  бөек кешеләрнең мәхәббәт хакына кылган гамәлләре турында белде. Бәйрәм чарасы кунаклары өчен күңелле викторина оештырылды, алар мәхәббәт турында табышмаклар һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, төрле уеннарда бик теләп катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, мәхәббәт турында җырлар җырладылар. 

Бәйрәм азагында күтәренке рухлы катнашучылар бер-берсенә, зур мәхәббәт теләп, үз куллары белән ясаган  «валентинка»ларын бүләк итте. 

Поделиться: